«Туган ягым – гөлләр иле» иҗади эшләр бәйгесе нәтиҗәләре (0+)

Платно
Время проведения: 02.03.2020-10.04.2020

Бәйгене уздыру вакытында үзгәрешләр булды

«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 24 нче санлы китапханәсе «Туган ягым – гөлләр иле» дип аталган иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясады. Бәйге Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләре буенча ТАССР төзелүнең 100 еллыгы кысаларында үткәрелде.

Бәйгедә 10 яшькәчә булган 31 бала катнашты.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә узды:
– әсәрләргә карата рәсем;
– әсәрләргә карата аппликация элементлары кергән рәсем.

Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнә. Башка катнашучылар «Катнашкан өчен» дипломы ала. Ул гаризада күрсәтелгән электрон адреска җибәрелә.

Белешмәләр өчен телефон: 58-97-86; 8-967-374-86-83. 

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйге нәтиҗәләре

 

Поделиться: